+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 апрель 2025, 12:10

Радий Хәбиров Дмитрий Платыгин белән очрашты

18 апрельдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Дмитрий Платыгин белән очрашты, ул Уфага «Проффест. Русиядә эш. Мөмкинлекләр заманы" Бөтенрусия ярминкәсенең төбәк этабы чарасына килде. Бу елдан ул "Кадрлар" гомумдәүләт проектының "Хезмәт кешесе" федераль проекты кысаларында уза.

Радий Хәбиров Дмитрий Платыгин белән очраштыРадий Хәбиров Дмитрий Платыгин белән очрашты
Радий Хәбиров Дмитрий Платыгин белән очрашты


Очрашуда республика һәм илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы арасындагы хезмәттәшлекне, шулай ук һөнәри белем бирү системасын үстерү һәм икътисад тармакларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы социаль әһәмиятле башлангычларны тормышка ашыруда министрлыкның ярдәмен билгеләп үтте. Аерым алганда, сүз халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрен яңарту турында бара, алар "Русиядә эш" кадрлар үзәкләре форматында эшләнә.

Республикада яңартылган 50 үзәк эшли. Быел 18 офиста яңартуны төгәлләү планлаштырылган.

- Без Башкортстанның һөнәри белем бирү йортларын сайлаучы яшьләр белән дә актив эшлибез. Бу эштә мөһим адым төбәк колледжларын модернизацияләү программасы булды, без аны инде өч ел гамәлгә ашырабыз. Моннан тыш, әйдәүче сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү өчен быел республика колледжларына кабул итүнең контроль саннарын 2 мең бюджет урынына арттырдык, - диде Радий Хәбиров. - Шул ук вакытта белгечләрне җәлеп итү эш бирүчеләрнең активлыгына да бәйле булуын аңлау мөһим. Бу - лаеклы хезмәт хаклары, социаль ярдәм чаралары, уңайлы хезмәт шартлары. Күп кенә компанияләр бу юнәлештә уңышлы эшли дә инде.

Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Башкортстанда кадрлар сәясәтенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас