Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
25 апрель 2025, 10:51

Пенсионерларга 400 мең сумлык түләүүне ничек алырга?

Бу түләү бер тапкыр гына бирелә.

Пенсионерларга 400 мең сумлык түләүүне ничек алырга?
Пенсионерларга 400 мең сумлык түләүүне ничек алырга?
Булачак пенсионерларны күңелле хәбәр белән сөендерделәр. Агымдагы 2025 елдан гражданнар пенсиянең тупланма өлешен, әгәр ул 412 мең сумнан артмаса, бер мәртәбә бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкин.

-Тупланма пенсияне 55 яшьтән хатын-кызлар, 60 яшьтән ир-атлар алырга хокуклы. Әгәр тупланмалар суммасы билгеләнгән лимиттан артмаса, аларны бер тапкыр алырга мөмкин.

2025 елда максималь сумма 411 750 сум тәшкил итә. Әгәр сезнең счетта бу суммадан азрак җыелган икән, «Госуслуги» порталы аша гариза язарга, социаль фонд, КФҮ бүлегенә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына (НПФ) мөрәҗәгать итәргә була, анда сезеж акча саклана, һәм сезгә аларны бер тапкыр түләү белән күчерәчәкләр.

Фото: i-gazeta.com

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас