+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
29 апрель 2025, 08:30

Ятим балалар торак ала

Башкортстанда 2025 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә 2,8 млрд сум каралган, шуның 2,5 млрд сумы - республика бюджетыннан.

Ятим балалар торак алаЯтим балалар торак ала
Ятим балалар торак ала

Бу хакта район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары белән киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бүленгән 1,2 млрд мумнан артык акча тулаем контрактта тотылган.

Ятим балаларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру барышы турында тулырак төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, ел башыннан ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан 128 кеше, шул исәптән 91 кеше былтыр муниципаль район һәм шәһәр округлары администрацияләре тарафыннан сатып алынган торак урыннары белән тәэмин ителгән.

– Быел ятим балаларны торак белән тәэмин итү чарасын финанслау күләме күрсәтелгән категориядәге 749 кешене торак урыннары белән яки түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде Артем Ковшов.

Премьер-министр 1 июльгә кадәр ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты акчаларының 100 процент контрактациясен тәэмин итүне йөкләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас