Русия банклары урыс телендә язылган "Түлән өчен", "Ришвәт" яки "Бурычны кайтару" кебек комментарийлар аркасында акча күчерүләрне һәм счетларны гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Экспертлар белдерүенчә, финанс оешмалары операцияләрнең суммаларын һәм ешлыгын гына түгел, ә хәбәрләрнең текстын да анализлаячак. Әгәр аларда наркотик, ришвәт, сәер схемалар, яки рәсмиләштерелмәгән коммерция эшчәнлегенә шик бар икән, акча күчерү процессы тикшерү эшләренә туктатылачак.
Куркыныч формулировкалар исәбенә түбәндәгеләр керә:
1) Наркотик матдәләр, хәтта шаян контексттагы сүзләр, мәсәлән, «за травку»;
2) ришвәтчелек схемалары («взятка», «откат»);
3) террорчылык яисә экстремистик эшчәнлек («оружие», «взрывчатка»).
Шулай ук әлеге фразалар банкта шик уятырга мөмкин:
* "Оплата по договору»
* «Возврат долга»
* «За квартиру», «арендная плата»
Сак булыгыз, акча күчергзндә түбәндәге сүзләр кулланмагыз!