Русия пенсионерлары өчен дәүләт түләүләре бәяләр һәм хезмәт хаклары үсешеннән артта кала. Шуңа күрә пенсияләрне исәпләүгә принципиаль яңадан карау кирәк, ди депутат Сергей Миронов.
Депутат сүзләренә караганда, Русиядә пенсияләрне квартал саен индексацияләүне билгеләргә кирәк. Шул очракта гына өлкән яшьтәге гражданнарга түләүләр бәяләр артудан калышмаячак.
Пенсияне исәпләгәндә пенсионерның хезмәт хакын, стажын, хезмәт шартларын һәм инфляцияне исәпкә алырга кирәк, дип белдерә Сергей Миронов.
Фото: "Башинформ" агентлыгы