

Дәүләт думасында күпбалалы хатын-кызларга ай саен 100 мең сум түләү билгеләнәчәк закон проектын караячаклар.
Закон проектыннан күренгәнчә, акчалата ярдәмне 10 һәм аннан күбрәк бала тапкан аналар алачак. Түләү 72 мең сумнан башланачак. Шулай ук, Русия алдында аерым казанышлар өчен 36 мең сумлык түләү биреләчәк.
Бу закон проекты Дәүләт думасының чираттагы утырышында каралачак.
Фото: "Башинформ" агентлыгы