+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 Мая 2025, 13:15

Пенсионер таныклыгының яңа төрен алыгыз

2025 ел башыннан Социаль фондның Башкортстан буенча бүлеге республика халкына 13 мең пенсионер таныклыгы рәсмиләштерде.

Пенсионер таныклыгының яңа төрен алыгызПенсионер таныклыгының яңа төрен алыгыз
Пенсионер таныклыгының яңа төрен алыгыз
Бу документ пенсионер статусын раслый һәм граждан теләге буенча бирелә. Пенсионерның шәхси мәгълүматыннан тыш (ФИО, туу датасы), анда аның СНИЛС номеры, билгеләнгән пенсиянең төре һәм ул билгеләнгән срок чагылдырылган.

Пенсионер таныклыгы кайбер федераль һәм төбәк ташламаларын алу өчен хезмәт итә. Бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация, транспортта йөрүгә, даруханәләрдә дарулар һәм кайбер кибетләрдә товарлар сатып алуга, шулай ук музейларга, күргәзмәләргә, концертларга баруга һәм башкаларга ташламалар булырга мөмкин.

Документ 2021 елдан бирелә башлады. Ул «Пенсия таныклыгы»на караганда заманчарак форматка ия, пластик карта кебек һәм куллануда уңайлы. Шуның белән бергә документның иске форматы да гамәлдә кала һәм таныклык белән беррәттән кулланыла ала, аны үзгәртү мәҗбүри түгел.

Халык пенсиягә чыгу датасына бәйсез рәвештә таныклык алала. Документ өчен шәхсән яки ышаныч кәгазе буенча Социаль фондның Башкортстан буенча бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документ граждан мөрәҗәгать иткән көнне рәсмиләштерелә. Үзең белән паспорт кирәк.

Пенсионер таныклыгы өчен фотографияне граждан "СФР"ның Башкортстан буенча бүлегенең клиент хезмәтендә ясый яки үзенең сканерланган версиясен китерә ала. Клиент хезмәтенә таныклык сорап пенсионерның законлы вәкиле дә мөрәҗәгать итә ала.

Социаль фондның Башкортстан буенча бүлегенең клиент хезмәтләре адреслары сайтта урнаштырылган: https://sfr.gov.ru/branches/bashkortostan/info/~0/7877

Пенсионер таныклыгын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Бердәм контакт-үзәккә 8-800-100-00-01 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була (шалтырату бушлай, эш графигы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр), дип хәбәр итә
Социаль фондның Башкортстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас