Легаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия бу эштә үзәк мәйданчык булып тора. 11 еллык уртак эшчәнлек чорында 435 меңнән артык граждан легальләштерелгән. Бу елның 1 маена легаль булмаган рәвештә эшләүче 6438 граждан "күләгә секторы"ннан чыгарылган.
Былтыр легальләштерелгән хезмәткәрләрнең 79,5 проценты эш урыннарында беркетелгән. Төрле алымнар кулланыла: болар - контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерү, эш бирүчеләр һәм хезмәткәрләр белән мәгълүмати-аңлату эше, социаль партнерларны җәлеп итү һәм күмәк килешүләр төзү. Формаль булмаган мәшгульлеккә каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул дип һәр кешенең мондый эш төренең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен аңлавы атала.
Рәсми булмаган мәшгульлек вакытында хезмәткәр түбәндәге проблемалар белән очраша: хезмәт хакын тоткарлау яисә түләмәү, "больничный" түләнмәү, теләсә кайсы вакытта аңлатусыз эштән бушатылу куркынычы, регламентлаштырылмаган һәм тотрыксыз эш графигы, зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләгәндә гарантияләр булмау һ. б.
Хезмәткәрләрне актив гражданлык позициясе күрсәтергә, намуссыз эш бирүчеләргә иярмәскә һәм финанс ягы «үтәкүренмәле» булмаган хезмәт мөнәсәбәтләренә кергәндә уяу булырга чакыралар.
фото: башинформ