"Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!
Без бүген Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Ниловны чын күңелдән сәламлибез. Бүген безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт, Ярослав Евгеньевич!
Социаль хезмәткәрләрнең миссиясе һәрвакыт мөһим. Безнең көннәрдә ул аеруча әһәмиятле була бара. Нәкъ менә сез мохтаҗларга ярдәмгә киләсез.
Республиканың социаль яклау системасында 11 меңнән артык хезмәткәр эшли. Алар барысы да күп кенә мөһим социаль бурычларны уңышлы хәл итүгә лаеклы өлеш кертә.
Алар арасында - махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, аларның гаиләләре, балалар иминлеге турында кайгырту, инвалидларга һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү, өлкән яшьтәге кешеләрне актив озак тормышка җәлеп итү, эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү һәм башкалар.
Гомерләрен шушы игелекле һөнәр белән бәйләгән һәркемгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм, корычтай сәламәтлек телим", - диде Радий Хәбиров.
Фото: башинформ