+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
8 июнь 2025, 07:05

“Шәфкатьле йөрәкләрегез өчен рәхмәт!”

“Альтаир” оешмасы карамагындагы әби-бабайлар ихлас күңелдән шулай ди.

“Шәфкатьле йөрәкләрегез өчен рәхмәт!”“Шәфкатьле йөрәкләрегез өчен рәхмәт!”
“Шәфкатьле йөрәкләрегез өчен рәхмәт!”
Бүгенге язмамның геройлары – Яңавыл шәһәренең “Альтаир” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре изге эш белән шөгыльләнә: хәстәрлеккә мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтә. Әлеге оешма район территориясендә 10 елдан артык эшли. Директоры Әлфия Касыймова – социаль өлкәдә 21 ел хезмәт стажына ия тәҗрибәле белгеч, алты елдан артык җитәкче вазыйфасында.

– Әлфия Әнфировна, үзегезнең төп эш юнәлеше белән таныштырып китсәгез иде.
 
– Безнең коммерциягә карамаган автоном оешма мохтаҗ дип танылган гражданнарга өйдә, ягъни аларның яшәү урыннарында социаль хезмәт күрсәтә. Мохтаҗ категориянең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән хезмәтләр төрле: социаль-көнкүреш, социаль-психологик, социаль-медицина, социаль хезмәтләр, реабилитацияләүнең техник чараларын прокатка бирү. 2023 елдан “Альтаир” озак вакытлы карау системасын кертү буенча пилот проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
 
– “Мохтаҗ” дигән категория ул инвалидлармы? Сез өлкәннәрне генә хезмәтләндерәсезме?
 
– Хезмәтләрдән файдаланучы гражданнар категориясе – өлкәннәр, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, СВОда катнашучыларның даими чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган гаилә әгъзалары.
 
– Сезнең Үзәк җәмгысы ничә кешене хезмәтләндерә?
 
– Бүген 500дән артык өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарга, шул исәптән балалары СВОда катнашкан 31 хәрбинең ата-анасына өйдә социаль хезмәт күрсәтелә.
 
– Бу хезмәт алар өчен түләүлеме?
 
– Җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга (аларның гаилә әгъзаларына) социаль хезмәтләр түләүсез күрсәтелә.
 
 
– Ә сездә ничә хезмәткәр эшли?
 
– Безнең штаттагы 32 социаль хезмәткәрнең күбесе инде озак еллар шушы өлкәдә эшли. Әйтик, Флорида Ирканаеваның хезмәт стажы – 32 ел, Лилия Иргибаеваныкы – 31 ел, Илүзә Исламова – 30 ел, Фәридә Гайнетдинова социаль өлкәдә 24 ел хезмәт сала, Сирена Раянова – 22 ел, Илиза Хаҗиева – 18 ел. Хезмәткәрләребезнең һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек, һәркайсы күңел җылысын биреп эшли. Аларның һәрберсенә 15-20 кешене хезмәтләндерергә туры килә. Барлык хезмәткәрләр дә үз эшләренә бик җаваплы карый, тәрбияләнүчеләр турында туганнары кебек кайгырта, шәфкатьлеләр, үзләренең, күңел җылысын башкаларга өләшәләр.
 
– Өлкән яшьтәгеләрнең, ярдәмгә мохтаҗларның көннәрен ямьләү, җиңеләйтү өчен сезнең тарафтан төрле чаралар да еш үткәрелә...
 
– Әйе, йортта, хуҗалыкта ярдәм итүдән тыш, күңел халәте турында да онытмыйбыз, төрле чаралар, акцияләр үткәреп торабыз, төрле бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә табыннар корабыз. Ватанны саклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә, Җиңү көненә, Халыкара өлкәннәр көненә, Халыкара инвалидлар көненә багышланган “кайгырту һәм игелек атнасы” акциясе үткәрелә.
 
– Әлфия Әнфировна, Сез әле бу хезмәтләр белән беррәттән төрле грантларда катнашырга да вакыт табасыз?
 
– Әйе, грантлар конкурсларында да катнашабыз һәм җиңәбез дә. Безнең “Альтаир” оешмасы республика һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән тугыз конкурста җиңүче булып тора.
“Оста куллар”, “Спорт һәм ял”, “Тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка бирү”, “Алтын куллар”, “Алга китеш – өлкәннәр вакыты”, “Тылсымлы бүлмә”, “Таяныч Плюс”, “Яңа мөмкинлекләр утравы”, “Таяну ноктасы” кебек уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар өлкәннәргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән, социаль проблемаларны хәл итүдә төп рольне уйный.
Быел исә “Туган як җылысы” проекты белән Русия Президенты грантлары конкурсында катнашуга гариза бирелде. Проект Яңавыл районыннан СВОда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүче Социаль туризм булдыруга һәм үстерүгә юнәлтелгән. Конкурста җиңүгә өметләнәбез!
 
– Уңышлар сезгә, Әлфия Әнфировна! Сезне һәм коллективыгызны һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез! Киң күңеле, шәфкатьле йөрәге өчен һәр хезмәткәргә рәхмәт!
 
– Матур теләкләрегез өчен рәхмәт!
* * *
 
Бу кешеләрнең олы йөрәге, киң күңеле чит кешенең кайгысы, әрнүе, чире яныннан тыныч кына узып китәргә ирек бирми. Бу тормышта алырга гына түгел, бирергә дә кирәк. Рухи үсешнең иң камил ноктасы да шул, минемчә: алганнан түгел, биргәннән канәгатьлек кичерү, бәхет тойгысы кичерү. Әлеге социаль хезмәткәрләр дә – нәкъ шундыйлар. Булганнары өчен, үз мәшәкатьләрен артка куеп, башкаларны кайгыртулары өчен, кемгәдер шатлык бүләк итүләре өчен мең рәхмәт аларга!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас