+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
14 июль 2025, 10:12

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак

Күпмегә?

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе артачак
2025 елның 1 августыннан Русиядә эшләүче пенсионерлар өчен ел саен үткәрелә торган пенсияләрне яңадан исәпләү гамәлгә кертеләчәк. Бу чара картлык буенча страховка пенсиясе алучы, һәм рәсми рәвештә эшләүче гражданнарга кагыла. Статистика мәгълүматларына караганда, бу төркемгә якынча 8 миллион кеше керә.

Яңадан исәпләү индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) нигезендә башкарыла. Бу балларны пенсионерның эш бирүчесе Социаль фондка күчергән страховка взнослары формалаштыра.

Эшләүче пенсионер өчен ел саен максимум 3 балл гына исәпкә алына ала. Ә 2025 елның 1 гыйнварыннан бер баллның бәясе 145 сум 69 тиен тәшкил итә. Димәк, максималь өстәмә – 437 сум 7 тиен булачак.

Яңадан исәпләү автоматик рәвештә башкарыла, пенсионерга шәхсән мөрәҗәгать итү кирәк түгел. Өстәмәнең күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: хезмәт хакы югары булган саен, ИПК күбрәк җыела.

Финанс университеты профессоры Александр Сафонов фикеренчә, бу система пенсионерларның активлыгын сакларга ярдәм итә. Ә икътисадчы Андрей Лобода бу өстәмәне уңай адым итеп бәяли, әмма суммасы аз булуын билгели. Ул уртача пенсиянең бары тик 1,5 процентын тәшкил итә.

Экспертлар киләчәктә ИПК буенча чикләүләр бетерелергә, һәм эшләүче пенсионерларга тулы хезмәтләре өчен лаеклы пенсия түләүләре булырга тиеш, дип саный.

Фото: zianzori.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас