+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
9 август 2025, 06:50

Ярдәмгә мохтаҗлар – аерым игътибар үзәгендә!

Кырмыскалы районында яшәүче алты кеше гомумдәүләт проекты кысаларында социаль хезмәтләр ала.

Ярдәмгә мохтаҗлар – аерым игътибар үзәгендә!Ярдәмгә мохтаҗлар – аерым игътибар үзәгендә!
Ярдәмгә мохтаҗлар – аерым игътибар үзәгендә!
Президент Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы “Гаилә” гомумдәүләт проекты өлкән яшьтәге, шул исәптән инвалидлыгы бул­ган кешеләрне дә колачлый. Мохтаҗларны лаеклы картлык һәм сыйфатлы тәрбия белән тәэмин итү аның төп юнәлешләренең берсе булып тора. Кырмыскалы районында әлеге бурычларны “Изге йөрәк” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге тормышка ашыра.

2023 елның ноябреннән алып Үзәк ярдәмгә мохтаҗ олы яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны озайлы вакыт тәрбияләү системасын булдыру буенча пилот проектын тормышка ашыруда катнаша. Ул “Гаилә” гомумдәүләт проектының “Өлкән буын” федераль проекты чикләрендә тормышка ашырыла.
Проект кысаларында, өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе – Кырмыскалы авылыннан Юлия Лямина. Бу бурычларны башкару өчен ул Квалификацияне күтәрү үзәгендә махсус программа буенча курслар үтеп, берничә имтихан тапшырган. Әлеге вакытта аның канаты астында ике кеше. Шуларның берсе – сувенирлар остасы Әхәт Нурышев. Менә инде 30 елдан артык ул инвалид коляскасында. Юлия ярдәмендә Әхәт Мидхәт улы үз йортында искиткеч матур сувенирлар ясавын дәвам итә. Узган елда ул “Ачык йөрәк” фондының социаль проектында катнашып, балчыктан әвәләү буенча дәресләр дә алып барды. “Үзгәрешләр җиле” проекты чикләрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр төрле юнәлешләр буенча күнекмәләр алды.
Әлбәттә, олы яшьтәге яки инвалид кешене тәрбияләү өчен физик көч кенә таләп ителми, түземле, олы йөрәкле булу да кирәк.
Еш кына социаль хезмәткәрләр үзләренең тәрбияләнүчеләре өчен иң якын кешегә әверелә: табиб та, психолог та, киңәшче дә, сердәш тә була. Юлия Лямина турында да аның тәрбияләнүчеләреннән тик мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Аның эшеннән барысы да канәгать. Намуслы хезмәте, сизгерлеге һәм хезмәт сөючәнлеге өчен ул җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан да хөрмәт казанган. Димәк, “Гаилә” гомумдәүләт проектының пилот проектын тормышка ашыруда катнашу өчен аны юкка гына чакырмаганнар.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас