Дәүләт думасына балаларны мәктәпкә җыюга еллык түләүләр турында закон проектын керттеләр. Әгәр аны кабул итсәләр, мәктәп укучылары һәм студентлар булган гаиләләр уку елы башланыр алдыннан дәүләттән финанс ярдәме ала алачак, дип хәбәр итә "РИА Новости".
Русия маркетплейслары мәгълүматлары буенча, мәктәп укучысы өчен база җыелмасының бәясе 30-35 процентка арткан һәм уртача 28 700 сум тәшкил итә. Бу суммага кием-салым, аяк киеме, канцелярия товарлары һәм уку материаллары керә. Закон проекты авторы Сергей Миронов түләү ата-аналарга үсә барган чыгымнарны җиңәргә ярдәм итәчәк, дип саный.
Ярдәм күләме баланың яшенә һәм гаиләнең финанс хәленә бәйле булачак.
Закон проектына караганда, түбәндәге түләүләр тәкъдим ителә:
* 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге һәр укучыга - 28 700 сум.
* Колледж яки югары уку йорты студентына (көндезге форма) - 14 300 сумнан 21 500 сумга кадәр.
* Аз керемле гаиләләрдәге балаларга - 43 000 сум.
* 6 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалид балаларга — 50 200 сум. Инвалидлыгы 28 яшькә кадәр булган студентлар 21 500 сум алырга мөмкин.
Шулай ук, бу закон проекты буенча Русиядә 1 сентябрьне ата-аналар өчен ял көне итәргә телиләр.
Закон проекты балалары мәктәптә укыган барлык гаиләләргә, шулай ук урта һөнәри яки югары белемне көндезге формада алучы студентларга кагыла.
Фото: Зианчуровские Зори