+18 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
26 Августа 2025, 12:03

1 сентябрьдән студентларга түләүләр үзгәрәчәк

Аларны нинди яңалыклар көтә?

1 сентябрьдән студентларга түләүләр үзгәрәчәк1 сентябрьдән студентларга түләүләр үзгәрәчәк
1 сентябрьдән студентларга түләүләр үзгәрәчәк
1 сентябрьдә студент кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләү тәртибе үзгәрәчәк. Аларны билгеләү һәм түләү вәкаләтләре мәгариф учреждениеләреннән Русиянең Социаль фондына күчәчәк.

Яңалык, бюджетта яисә түләүле нигездә укуларына карамастан, көндез укучы барлык студент кызларга кагылачак. Бу югары уку йортларында, колледжларда, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларында һәм фәнни учреждениеләрдә укучыларга кагыла.

Булачак әниләр өчен бу хезмәт максималь уңайлы булачак. Гаризаны өч ысул белән бирергә мөмкин булачак: «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша; Социаль фондның клиент хезмәтендә; Күпфункцияле үзәктә. Рәсмиләштерү өчен медицина учреждениесеннән эшкә сәләтсезлек чоры турында белешмә һәм уку турында деканаттан/уку өлешеннән академик отпуск даталарын күрсәтеп, белешмә кирәк булачак.

Фонд гариза буенча карарны ун эш көне эчендә кабул итәчәк (кайбер очракларда вакыт 20 көнгә кадәр озайтылырга мөмкин). Түләү уңай карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә счетка күчәчәк.

Шунысы мөһим: 1 сентябрьгә кадәр бирелгән гаризалар иске тәртип буенча — уку йортларында каралачак. Әгәр пособие элекке кагыйдәләр буенча түләнгән икән, аны Социаль фонд аша яңадан рәсмиләштерергә кирәкми.

Яңалык кертүнең төп өстенлеге — пособие күләменең шактый артуы. Элегрәк аның суммасы стипендиягә тигезләнгән иде. Хәзер исә ул студент кыз яшәгән төбәкнең яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләнәчәк, бу түләүне шактый арттырачак.

Фото: kugvesti.ru
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас