+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
28 август 2025, 07:30

Сентябрьдә пенсияләр артачак

Күпмегә?

Сентябрьдә пенсияләр артачакСентябрьдә пенсияләр артачак
Сентябрьдә пенсияләр артачак
Сентябрьдә пенсия күләме тагын артачак. Дөрес, күтәрелү пенсионерларның барлык категорияләренә дә кагылмаячак.

Эш шунда ки, һәр айның 1нче числосыннан кайбер пенсионерлар өстәмә ала башлый. Беренчедән, болар - узган айда 80 яше тулганнар, икенчедән, I группа инвалидлыкны рәсмиләштерүчеләр. Өстәмә әлеге вакыйгалар башланганнан соң килүче айның 1нче числосыннан исәпләнә. Пенсияләр берьюлы 8907,7 сумга арта.

Шул рәвешле, 1 сентябрьдән пенсияләрнең артуы бу яңалыклар августта булган кешеләргә кагылачак.

Фото: Зианчуровские зори

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас