+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 сентябрь 2025, 08:01

Октябрьдә пенсионерларга өстәмә түләү киләчәк

Барысына дамы?

Октябрьдә пенсионерларга өстәмә түләү киләчәкОктябрьдә пенсионерларга өстәмә түләү киләчәк
Октябрьдә пенсионерларга өстәмә түләү киләчәк
Октябрьдә билгеле бер категория гражданнар өчен пенсия түләүләре күләме арту көтелә. Бу хакта мәгълүматны Русия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин бирде, дип хәбәр итә "Газета.Ru" басмасы.

Аерым алганда, яшь буенча иминият пенсиясе алучы һәм сентябрьдә 80 яшькә җиткән пенсионерлар октябрьдә үз түләүләренә 10,2 мең сум өстәмә түләү алачак. Бу сумма иминият пенсиясенә 8,9 мең сум күләмендә беркетелгән түләүдән һәм тәрбия өчен 1,3 мең сумга тиң өстәмә түләүдән тора.

Моннан тыш, Балынин сүзләренчә, октябрьдә Оборона министрлыгы һәм башка дәүләт ведомстволары аша алучы кешеләргә пенсия түләүләре 7,6 процентка артачак.

Телгә алынган барлык ситуацияләрдә индексация Социаль фонд тарафыннан автоматик режимда башкарылачак, ягъни яңадан санау өчен нинди дә булса гаризалар бирү таләп ителмәячәк.

Фото: zianzori.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас