+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 сентябрь 2025, 09:10

Софьяга әни җылысы җитми...

Язмыш җилләре кагылган кызга ярдәм итик!

Софьяга әни җылысы җитми...Софьяга әни җылысы җитми...
Софьяга әни җылысы җитми...
Софья 2012 елда туган. Ул укуга җитди карый, ә физкультура дәресләренә бигрәк тә шатлана. Софья актив, спорт белән дус, ә тагын рәсем төшерү белән мавыга һәм үз куллары белән эшләнмәләр ясарга ярата.

Кызның ике абыйсы бар, алар белән ул элемтәдә тора. Ләкин алар башка районнарда колледжларда укыганга күрә, Софьяның үзен генә гаиләгә алырга кирәк.

Холкы буенча Софья — ачык йөзле һәм бик җылы бала: шат күңелле, игелекле, ярдәмчел. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, кешеләр белән уртак телне дә тиз таба һәм дуслыкка ихлас күңелдән тартыла.

Ләкин барыннан да бигрәк Софьяга әни кайгыртуы һәм гаилә җылысы җитми. Ул үзен яратачак, ярдәм итәчәк һәм һәрвакыт үзен көтеп торачак гаилә турында хыяллана. Бәлки, нәкъ менә сез Софьяга ул хыялланган гаиләне бүләк итә алырсыз, дуслар.

Бу мөлаем кыз турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез, яки бу постны социаль челтәрләрдә бүлешегез.
Опекун яисә попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас