Русиядә уртача хезмәт хакы алу шарты белән пенсия түләүләренең күләменә карата фаразлар әйтелде.
Финанс университетының иҗтимагый финанслар кафедрасы доценты Игорь Балынин сүзләренчә, уртача еллык керем 105-110 мең сум күләмендә булганда, ел саен 4,5 пенсия коэффициенты формалаштырыла. Бу очракта булачак пенсия күләме 32 мең сумга җитәргә мөмкин.
Эксперт бәяләвенчә, агымдагы елда хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе 105-110 мең сум тирәсендә тирбәләчәк. Шул рәвешле, мондый дәрәҗәдәге керемле гражданнар өчен 4,5 коэффициентын туплауга тулысынча ирешеп була. 30 еллык хезмәт стажы булган очракта, пенсия түләүләре күләме 32 мең сум тәшкил итәргә мөмкин.
Фото: zianzori.ru