Төбәктә уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып киткән. 90 яшьтән өлкәнрәкләр - 17 367, 100 яшьтән өлкәнрәкләр — 294 кеше.
512 мең өлкән кешегә социаль ярдәм күрсәтелә.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 елның октябрендә «Башкортстанда озын гомерлелек» проекты эшли башлады. Ул — сәламәтлекне саклауга, актив, сәламәт һәм уңай яшәү рәвешен формалаштыруга, «көмеш яшьтәге» вәкилләрне иҗтимагый файдалы тормышка җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар комплексы.
Проектта катнашучылар саны ел саен арта. Узган елда гына да анда 470 меңнән артык кеше катнашкан, быел — 400 меңнән артык.
Проект үз эченә берничә төп юнәлешне ала: «Туризм», «Сәламәтлек», «Физик культура», «Белем алу», «Волонтерлык һәм остазлык», «Мәдәният һәм иҗат».
9 ай нәтиҗәләре буенча, 35 меңгә якын өлкән яшьтәге гражданга өйләрендә социаль хезмәт күрсәтелә. Быел 12 әби-бабайны карауга алган 10 гаилә төзелгән. Республикада барлыгы 377 өлкән кеше гаиләләргә урнаштырылган.
фото: башинформ