Башкортстанда халыкны социаль яклау мәсьәләсе һәрвакыт беренче урында торды. Республика бюджетына салынган чыгымнарның иң зур өлеше ─– 70 проценты социаль чыгымнар булуы күп нәрсә турында сөйли. Бүгенге көндә Башкортстанның дүрт миллионнан артык халкыннан ─– 1,2 миллион, ә гаилә әгъзаларын исәпкә алып 1,7 миллион кеше төрле социаль ярдәм чаралары ала.
Гомумән алганда, 1 гыйнварга республикада халык структурасында өлкәннәр өлеше 23 процент тәшкил иткән. 493,7 мең ветеран республика бюджетыннан ярдәм ала. Былтыр өлкән буынга социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә якынча 4,4 миллиард сум юнәлтелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәмнең мөһим чаралары булып айлык акчалата түләүләр, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарына айлык акчалата компенсацияләр һәм пенсияләргә өстәмәләр тора.
Узган елда 193,6 мең ветеран һәм аерым категория ветераннарның гаилә әгъзалары федераль һәм республика законнары нигезендә торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларыннан файдаланган, шул исәптән: федераль ташламага ия булучылар арасыннан – 36,1 мең ветеран һәм аларның гаилә әгъзалары, төбәк ташламасына ия булучылар (тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары) – 157,5 мең ветеран. Былтыр торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары ветераннарга 1884, 44 миллион сумга күрсәтелгән.
70 яшькә җиткән эшләмәүче милекчеләргә күпфатирлы йортта гомум милекне капиталь ремонтлауга кертемнәрне түләү чыгымнарына, шул исәптән торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чаралары алучыларга компенсация бирелә. Узган елда социаль ярдәм 36,3 мең кешегә күрсәтелгән.
Моннан тыш, урындагы хакимият ветераннарның аерым категорияләренә өстәмә акчалар түли. Тагын бер мөһим ярдәм чарасы ─– дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән һәм ил алдында аерым казанышлары белән танылган ветераннарга өстәмә пенсия. Мондый пенсионерлар республикада 15 меңгә якын, өстәмә түләүләрнең гомум суммасы 200 миллион сумнан артып киткән.
Болары акча мәсьәләсе булды. Өлкән буын үзен җәмгыятьтә чит-ят итеп тоймасын, картлыгын лаеклы шартларда үткәрсен өчен дә республикада бик күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, хәзер тәрбиягә алган гаиләдә балалар гына түгел, ә даими рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ өлкәннәр һәм инвалидлар да яши ала.
“Тәрбиягә кеше алган гаилә –─ тормышның уникаль формасы, йорт шартларында карау, гаилә тормышында катнашу мөмкинлеге ул. Өлкәннәргә һәм инвалидларга карата без бу технологияне 2017 елдан бирле кулланабыз. Хәзер мондый гаиләләрдә 103 кеше яши. Быел 8 кеше яңа туганнарын тапты”, ─– диде бу уңайдан гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Министр аңлатуынча, мондый гаилә өлкәннәрне карауга кабул итүче гаилә, 65 яшьтән өлкәнрәк кеше, яки инвалид һәм Республиканың халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге арасында өчьяклы килешү аша рәсмиләштерелә. Барлык яшәү һәм тәрбия шартлары килешүдә чагылдырыла. Гаиләдә булу вакыты, якларның теләгенә карап, бер айдан берничә елга кадәр булырга мөмкин. Бүген өлкән буын вәкилләре республиканың 98 гаиләсендә хәстәрлек һәм тәрбия ала.
Шундыйларның берсе ─– Чишмә районының Бүләкбаш авылында яшәүче Светлана һәм Альфир Әминевлар гаиләсе белән өч ел элек танышкан идек. Бу вакытта аларда 85, 91 һәм 97 яшьлек өч өлкән кеше яши иде. Күптән түгел шалтыратып хәлләрен белештек: кызганычка каршы ике әби дә, бабай да бакыйлыкка күчкән. Әминевлар аларны барлык шартын китереп соңгы юлга озаткан. Кайсыдыр ялгыз булган, кайсыныңдыр балалары булса да, якыннарын алып китеп җирләү түгел, озатырга да килмәгәннәр...
Йорт тагын бушап калган һәм Әминевлар янә ике әбине сыендырган. 96 яшьлек Анна Ковалевская белән 84 яшьлек Людмила Милосердова –─ бүген гаиләнең тулыканлы әгъзалары. Тәүгесе Благовар районында туып-үскән, бер бала үстергән. Кызганычка каршы, улы үлгән һәм әбекәй ялгыз калган. Аның күзләре күрми, ул кеше ярдәменнән башка бер генә йомышын да үти алмый. Людмила исә тумыштан авыру, шулай да җитезлеге бар, урамга чыгып йөреп керә, телевизор карый, радио тыңлый. Ул соңгы дүрт ел гомерен дәваханәдә үткәргән, Әминевлар аны шуннан барып алган.
Бу игелекле эш белән гаилә ун ел элек шөгыльләнә башлаган. Шушы чорда алар уннан артык кешенең соңгы көннәрен яктырак, нурлырак иткән, барысына да җылылыкны тигез өләшкән. Үзләре дә җитмешкә якынлашып килүче Әминевлар бүген дә һич авырсынмый чит-ят әби-бабайларны карый.
Шулай ук, республикада өлкән буын гражданнарының актив озын гомерен озайту буенча аерым программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән 2020 елның октябреннән гамәлдә булган “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында республиканың өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык чорын һәм сәламәт гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар күрелә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча әлеге проектка җәлеп ителгән гражданнар саны 471891 кеше тәшкил иткән. Моннан тыш, халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләре аша
“Башкортстан Республикасында туризмның социаль ролен үстерү һәм көчәйтү” дәүләт программасының “Башкортстан Республикасында эчке һәм ккилүчеләр туризмын үстерү” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында өлкән буын гражданнар һәм инвалидлар өчен сертификатлар бирелә. Былтыр 905 сертификат тапшырылган. Социаль туризм программасында катнашучылар шифаханәләрдә, ял йортларында булды, Башкортстан буенча сәяхәт итте.
“Халык университеты” өлкән буын гражданнарны укыту программасының популярлыгы арта. 2022 елда әлеге программа “Башкортстанда озын гомерлелек” проекты кысаларында яңа форматта эшләтеп җибәрелде. Яңа тәртип нигезендә 2023 елдан өлкән буын гражданнарга танып белү программаларында, физкультура-сәламәтләндерү һәм ял итү чараларында катнашу өчен сертификатлар бирү эше оештырылды. Узган елда гражданнар өчен сертификат бәясе номиналы 2000 сум тәшкил итте. Бу максатларга чыгымнар Башкортстан бюджеты исәбенә башкарыла. Былтыр ул 2,5 миллион сум тәшкил итте, чараларда 1266 кеше катнашты. Әлеге мөһим чаралар быел да дәвам итә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.