+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
17 октябрь 2025, 11:39

Авырлы хатыннарга яңа түләү гамәлгә керә

49 мең сумлык түләүне кемнәр алачак?

Авырлы хатыннарга яңа түләү гамәлгә керәАвырлы хатыннарга яңа түләү гамәлгә керә
Авырлы хатыннарга яңа түләү гамәлгә керә
Башкортстанда хәрбиләрнең хатыннары өчен 49 мең сум күләмендә яңа түләү кертелде. Мондый сумма ирләре СВО зонасында хезмәттә булган йөклеләргә йөклелекнең алтынчы аеннан берьюлы күчереләчәк. Күчерүне Социаль фонд эшләячәк. Шулай ук хәрби училищеларның беренче курс курсантларының хатыннары да бу пособиене алучылар була ала.

Бала туганнан соң өч яшькә җиткәнче ай саен 21 027 сум пособие түләнә. Программага эләгер өчен гариза бирергә кирәк. Моны "Дәүләт хезмәтләре" порталында, күпфункцияле үзәктә, яки Социаль фонд бүлекчәләре аша эшләргә мөмкин.

Карау вакыты - 10 эш көне. Мәҗбүри шарт - хәрби частьтан иренең хезмәт срогы күрсәтелгән документ булу.

Фото: mybashkortostan.ru


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас