-23 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
29 октябрь 2025, 15:17

Декабрьдә икеләтә пенсия киләчәк

Бу хакта Русия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Декабрьдә икеләтә пенсия киләчәк
Декабрьдә икеләтә пенсия киләчәк

Банк карталарына пенсия түләүләре алучы гражданнарга гыйнвар пенсиясе, Яңа ел бәйрәмнәре дәвамлы булу сәбәпле, декабрьдә үк күчереләчәк. Каникуллар 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, түләү алу көннәре 1еннән 11нче гыйнварга кадәр булган пенсионерлар акчаларын декабрь ахырында алачак.

Әмма, Хезмәт министрлыгы башлыгы сүзләренчә, "Русия Почтасы" аша пенсия алуны өстен күрүче пенсионерларга гыйнварга кадәр көтәргә туры киләчәк. Хат ташучылар озын Яңа ел бәйрәмнәре белән рәхәтләнеп ятмаячак - алар инде 3 гыйнварда эшкә чыгачак.

Вакытыннан алда түләнгән Яңа ел бонусына күңелле яңалык та өстәләчәк: киләсе ел башыннан иминият пенсияләре 7,6 процентка артачак.

Социаль һәм дәүләт пенсияләре, пособие төренә карап, соңрак индексацияләнәчәк: 1 апрельдә һәм 1 октябрьдә.

Фото: Башинформ

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас