КПРФтан Дәүләт думасы депутатлары һәм сенатор Айрат Гыйбатдинов хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен 2026 елдан 45 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Бу хакта "РИА Новости" төзәтмәләр таблицасы күчермәсе нигезендә яза.
Узган атнада Дәүләт думасы 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТны 27 093 сумга билгели торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Әлеге төзәтмә шушы документка тәкъдим ителә дә инде.
"2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен аена 45 000 сум итеп билгеләргә", — дип хәбәр итә агентлык.
Гыйбатдинов аңлатканча, тәкъдим ителә торган 45 мең сумлык МРОТ күләме фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге исәп-хисапларына нигезләнгән.
Сенатор белдергәнчә, мондый сумма агымдагы икътисади шартларда кешенең хезмәткә сәләтлелеген тәэмин итү өчен кирәк.
Фото: РИА Новости