+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
6 ноябрь 2025, 11:50

Илнур гаилә җылысы тапсын!

Язмыш җилләре кагылган малайга әти-әниле булырга ярдәм итик, дуслар.

Илнур гаилә җылысы тапсын!Илнур гаилә җылысы тапсын!
Илнур гаилә җылысы тапсын!
Башкортстанда 13 яшлек искиткеч якты күңелле малайга әти-әни эзлиләр. Илнурның анкетасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында басылды.

Илнур — лидерлык сыйфатларын, үҗәтлек һәм игелек күрсәтәргә әзер булган гаҗәеп малай. Ул теләсә нинди хәл-шартларга җайлаша белә, кагыйдәләрне үти һәм үз-үзен камилләштерергә омтыла.

Яшьтәшләре белән аралашканда Илнур — чын дус: ул аралашучан, башкаларны тыңлый һәм ишетә, үз фикерен белдерә һәм компромисс таба белә. Аны намуслылыгы, гаделлеге һәм ярдәмгә килергә әзерлеге өчен яраталар. Илнурның ярдәм итәчәген, дөрес киңәш бирәчәген һәм һәрвакыт янәшәдә булачагын дуслары яхшы белә.
Илнур яшьтәшләре арасында популяр һәм ышанычлы дус булуның нәрсә икәнен үзе дә яхшы аңлаган. Аның мөмкинлекләре зур, һәм алда аны тормышның төрле өлкәләрендә уңышлар көтүендә шик юк.

Әгәр сез балага кайгыртучанлык һәм игътибар бирергә хыяллансагыз, Илнур сезнең гаиләгезнең бер өлеше булуына бик шат булачак!

Бу ягымлы малай турында дусларыгызга сөйләгез һәм бу постны социаль челтәрләрдә үзегезгә күчерегез. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны шуннан укыр.

Опекун яисә попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

 
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас