Башкортстанда баласы туган барлык гаиләләр, аларның матди хәленә һәм балалар санына карамастан, дәүләт тарафыннан ярдәмгә исәп тота ала. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалылар, аз тәэмин ителгәннәр, ялгыз әниләр һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс ярдәмгә хокуклы.
Бердәм айлык пособие
Кемгә тиеш: йөклелекнең 12 атнасыннан башлап хатын-кызларга, әгәр гаилә яки хатын-кыз үзе аз керемле дип танылса.
Агымдагы елдан пособие билгеләгәндә 18 яшьтән өлкәнрәк һәр гаилә әгъзасының хезмәт хакы исәпкә алына. Ул минималь хезмәт хакының дүрт минималь күләменнән дә ким булмаска тиеш (Башкортстанда 89760 сум). Әгәр гаиләдә студентлар яки инвалид булса, бу аларга кагылмый.
Күпме: 8601 сумнан 17202 сумга кадәр.
Пособие суммасы гаилә кеременә һәм төбәктәге яшәү минимумы күләменә бәйле.
Ничек алырга: Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегенә яисә яшәү урыны буенча Күпфункцияле үзәк офисына мөрәҗәгать итәргә, яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләүне рәсмиләштерергә.
Йөклелек һәм бала тудыру буенча бер тапкыр бирелә торган пособие
Кемгә тиеш: эшләүче хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудыру буенча ялга китәр алдыннан. Ялга йөклелекнең 30 атнасы тулгач китәргә яки бала тапканчы эшләргә була, әмма пособие ял көннәре өчен генә түләнәчәк.
Ял үзе 140 көн дәвам итә — бала тапканга кадәр 70 көн һәм бала тапканнан соң 70 көн. Әгәр хатын-кызда катлаулы йөклелек булса (156 көнгә кадәр) яисә игезәкләр һәм аннан да күбрәк бала туса (194 көнгә кадәр), бу вакыт арттырылырга мөмкин.
Күпме: пособие декрет ялының көннәре саныннан һәм хатын-кызның соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта, әгәр ял 140 көн дәвам итсә, аның минималь күләме 118778 сумнан түбән һәм 794355 сумнан күбрәк була алмый. Отпуск 194 көнгә кадәр дәвам иткән очракта пособиенең максималь күләме 1100750 сумга җитәргә мөмкин.
Ничек алырга: “больничный”ны хатын-кызлар консультациясендә рәсмиләштерергә һәм аны эш бирүчегә пособие билгеләү турындагы гариза белән бергә тапшырырга.
Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә.
Күпме: һәр балага 30982,97 сум.
Ике һәм аннан да күбрәк бала туган яки уллыкка алынган очракта пособие һәр балага билгеләнә.
Ничек алырга: әгәр бала туган көнгә ата-ана икесе дә эшли икән, пособие түләгәндә әни кешенең эш урыны өстенлекле санала. Әгәр ата-ананың берсе эшләмәсә, пособие эшләгән кешенең эш урыны буенча түләнә. Әгәр ата-аналарның икесе дә эшләми икән, Социаль фонд бүлегенә яисә яшәү урыны буенча Күпфункцияле үзәк офисына шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша пособие рәсмиләштерергә кирәк.
1,5 яшькә кадәр бала карау буенча айлык пособие
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә.
Күпме:
— Эшләмәүчеләр өчен 11619,40 сум;
— Эшләүчеләр өчен соңгы ике елның уртача хезмәт хакының 40 проценты.
Ничек алырга: балага 1 яшь 6 ай тулганчы аны караучы ата-анага билгеләнә. Бу акчаны әни дә, әти дә, шулай ук баланы тәрбияләүче башка якын туганнары һәм опекуннары да алырга мөмкин.
Эшләүче ата-анага пособиене эш бирүчедән алынган белешмә нигезендә турыдан-туры Социаль фонд түли, эшләмәүчеләргә Русия Социаль фондына шәхсән яки Күпфункцияле үзәк яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Эшләмәүче ата-анага, опекуннарга һәм баланың туганнарына пособие билгеләнгән күләмдә —11619,40 сум түләнә.
Бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле айлык пособие
Кемгә тиеш: 17 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә.
Агымдагы елдан пособие билгеләгәндә 18 яшьтән өлкәнрәк һәр гаилә әгъзасының хезмәт хакы исәпкә алына. Ул минималь хезмәт хакының дүрт минималь күләменнән дә ким булмаска тиеш (Башкортстанда 89760 сум). Әгәр гаиләдә студент яки инвалид булса, бу аларга кагылмый.
Күпме: 7654,50 сумнан 15309 сумга кадәр.
Ничек алырга: Дәүләт хезмәтләре порталы, Күпфункцияле үзәк офисы яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлеге аша түләүне рәсмиләштерергә.
Балага айлык пособие
Кемгә тиеш: 18 яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә.
Күпме: 233,55 сумнан һәм аннан да югарырак.
Ничек алырга: ата-ананың берсенә яшәү урыны буенча Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге филиалына яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яңа туган бала өчен бүләк җыелмасы
Кемгә тиеш: барлык гаиләләргә дә.
Составы: “уголок”, кофта, “ползунки”, башлык, янгын хәбәрчесе, сумка, плед, җылы комбинезон.
Ничек алырга: бала тудыру йортыннан чыкканда бирелә.
Бушлай балалар туклануы
Кемгә тиеш: өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләргә, СВОда катнашучыларның балаларына.
Ничек алырга: балалар өчен азык-төлек җыелмасын, йөкле һәм бала имезүче әниләр өчен махсуслаштырылган азык-төлекне күзәтү урыны буенча дәваханәдә һәм сөт кухняларында аз керемле гаиләләр исәбенә кертү турында белешмә тапшырганда алырга мөмкин.