+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
25 ноябрь 2025, 09:48

Балалы гаиләләргә - 88 мең сум акча

Яңа түләү гамәлгә керә!

Балалы гаиләләргә - 88 мең сум акчаБалалы гаиләләргә - 88 мең сум акча
Балалы гаиләләргә - 88 мең сум акча
2026 елда русиялеләр еллык гаилә түләве сыйфатында якынча 88 мең сум алалачак. Бу хакта икътисадчы Игорь Балынин белдерде.

«Еллык гаилә түләвен алу хокукына бер ел эчендә җан башына уртача кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаган ата-аналар ия булачак», - дип ачыклык кертте эксперт.

Икътисадчы аңлатканча, түләү күләме фактта түләнгән салымга бәйле. Гражданнарга НДФЛ һәм 6 процент ставкасы буенча исәп-хисап арасындагы аерманы кайтарачаклар. Шул ук вакытта эшләүче ата-аналар түләнгән салымның 50 проценттан яки аннан да күбрәген кире кайтара алачак.

Өч балалы гаилә өчен керем лимиты аена 131,25 мең сумга кадәр арта. НДФЛның максималь кайтарылуы 110,25 мең сумга җитәргә мөмкин. Дүрт балалы гаиләләрдә керем 157,5 мең сум тәшкил итә. Ата-аналарның тигез керемнәре булганда суммар түләү 132,3 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин, дип ассызыклады Балынин.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас