+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 декабрь 2025, 09:41

Башкортстанда "Салым түләү төне" узачак

Башкортстанның салым органнары салым түләргә өлгермәгәннәр өчен "Салым түләү төне" оештыра.

Башкортстанда "Салым түләү төне" узачакБашкортстанда "Салым түләү төне" узачак
Башкортстанда "Салым түләү төне" узачак
1 декабрьдә салым түләү срогы тәмамлана. Бу көнне төн уртасына кадәр кешеләргә, салым түләүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен, Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенә (+7 (347) 215-10-70, өстәмә 55-55) түләүсез кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек биреләчәк.

Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә мобиль кушымта аша салымнарны онлайн режимда түләү буенча консультатив ярдәм күрсәтеләчәк.

Салымнарны өйдән чыкмыйча гына Русия Федераль салым хезмәтенең «Салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервислары яки аның «ФЛ салымнары» мобиль версиясе ярдәмендә түләргә мөмкин. Кәгазьдән салым хәбәрнамәсе булган очракта салымнарны банкоматларда, банк бүлекчәләрендә яки Русия почтасында түләргә мөмкин.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас