-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 декабрь 2025, 12:00

Исеме дә, күңеле дә гөлдәй матур аның...

Ландыш Зарипова һәр көнгә сөенеп, башкаларга шатлык өләшеп яши.

Исеме дә, күңеле дә гөлдәй матур аның...
Исеме дә, күңеле дә гөлдәй матур аның...
1993 елдан 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләнә. Бу – җәмгыятьнең инвалидларга карата игътибарын арттыру, аларның хокукларын яклау һәм тормыш шартларын яхшырту максатыннан булдырылган мөһим дата.
Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында көчле рухлы, максатка омтылучан, язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урынын тапкан кешеләр дә бихисап. Кырмыскалы районының Олыкүл авылында гомер итүче Ландыш апа Зарипова – шундыйларның берсе. Ул тормыш сынауларына бирешмичә, һәр көнне җиңүгә әйләндерә. Ул пешергән ризыклар, бәйләгән җылы киемнәр күңелгә яктылык өсти, ә аның белән аралашудан үзеңә дә көч аласың, аның кебек, тормышны тагын да ныграк ярата башлыйсың.


Тумышы белән ул Уфа шәһәреннән. Өч балалы гаиләдә төпчек сабый булып дөньяга килә. Кызганычка каршы, ата назын татып үсәргә насыйп булмый аңа. Кыз кечкенә чагында әтисе – Бөек Ватан сугышы инвалиды 47 яшендә вафат була. Әнисе сабыйларын җил-яңгыр тидерми үстерә, үзе дә 92 яшен тутырып, бакыйлыкка күчә. Дүрт ел урында яткан әнисен апасы белән соңгы көннәренә кадәр яхшы итеп тәрбиялиләр.
Беренче һәм икенче сыйныфларда тумыштан аяклары зәгыйфь булган Ландышны йортына килеп укыталар, аннары ул махсус мәктәптә белем ала. Көн саен әнисе һәм апасы аны иртән мәктәпкә илтеп куйсалар, дәресләр тәмамлану белән барып алалар. Шулай сигез сыйныфны тәмамлый. Әлбәттә, физик мөмкинлекләре чикле булгач, укуын дәвам итә алмый. Өйдә торса да, эшсез утырмый. 16 яшеннән балалар тәрбияли. Башта апасының улы һәм кызы туа, ә аннары ихлас күңелле һәм сабыйлар өчен җан атып торган кызга күрше-күлән дә балаларын калдыра башлый. Ә ул каршы килми, шул ук вакытта башкарган эш өчен беркайчан да акча алмый. “Башкаларга кирәк булып яшәү, рәхмәт сүзләре ишетү – үзе зур бәхет”, – ди Ландыш Гыйльмер­җан кызы.
Күпмедер вакыттан тумыштан инвалидка фатир алуга сертификат бирелә һәм ул Благовещен шәһәренә күченә. Биредә 8 ел яши. Ләкин монда аңа бик ошап җитми һәм ул башка фатир эзли башлый. Шулай ун ел элек ул Кырмыскалы районының Олыкүл авылына килеп төпләнә һәм чын-чынлап үз урынын таба. Өстәвенә, апасы да ерак түгел, шушы ук районның Бозаяз авылында гомер итә. Ә монда ул хәзер күптән үз кешегә әверелгән. Аны барысы да хөрмәт итә. Чөнки үзе дә бик ярдәмчел кеше ул.
Олыкүл авылына күченеп килү белән социаль хезмәткәр Гөлшат Котлыеваның канаты астына алына. Бу еллар эчендә алар арасында искиткеч ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан, ахирәтләр диярсең.
– Ландыш апа – искиткеч көчле рухлы, ачык йөзле, ярдәмчел кеше ул. Үзе дә тәртип ярата, башкалардан да шуны таләп итә. Аңа сокланмаган кеше юктыр. Киңәшләренә колак салалар, әйткәнен тыңлыйлар. Аның ишеге беркайчан да бикле булмый. Кунакларны һәрвакыт тәмле-тәмле ризыклары белән сыйлап чыгара, – ди социаль хезмәткәр.
Әйе, мин килгән арада да берничә күршесе кереп, хәлен белеп чыкты. Берүзе яшәсә дә, ялгызы түгел ул. Туганнарының, дусларының, күршеләренең игътибары һәм ихтирамы белән уратылган. Аны яратмау, хөрмәт итмәү мөмкин дә түгел шул. Көнозын өйдә торгач, тәмле ризыклар пешереп, күршеләрен сыйларга ярата. Тагын бер яраткан шөгыле – бәйләм бәйләү. Күз нурын, күңел җылысын салып бәйләгән оекбаш-бияләйләрне дә якыннарына тарата. Өендә зур кәрзин йомгаклар. Аларны исә социаль хезмәткәр дә китерә, күрше-күлән дә, Ландыш апаның бәйләмгә оста булуын белеп, йон белән тәэмин итеп торалар.
Апасының балалары, оныклары, хәзер инде туруннары турында да хәстәрлек күрә ул. Һәрнәрсәдән аларга өлеш чыгара. Әле 66 яшендә дә күршеләренең балаларын караша. Икенче катта яшәвенә карамастан, кояшлы җылы көннәрдә күпфатирлы йорт алдындагы эскәмиягә чыгып утыра. Аны исә күршеләре Ландыш апа өчен ясап биргән. Якында гына балалар мәйданчыгы урнашкан. Шунда уйнаучы балаларга да күз-колак була, күршеләре белән ихлас аралашып, шаян сүзләре белән аларның күңелләрен күтәрә.
Ничек кенә булмасын, тормыштан ямь табып яши ул. Йортындагы тәртипкә дә хәйран калырсың. Барлык эшләрне дә үзе башкара. Бик иртә торырга күнеккән ул. Эшләрен тәмамлый да, бәйләмен алып, телевизор каршысына килеп утыра – яраткан тапшыруларын карый.
– Ишегемне бикләгәнем юк. Кичкә кадәр кеше керә. Күршеләремә рәхмәт, тату булып, аралашып яшибез, – ди Ландыш Гыйль­мерҗан кызы.
Әйе, Ландыш апаның тормышы – көчле рухлылык, оптимизм һәм кешеләргә мәхәббәт үрнәге. Аның һәрвакыт елмаюлы карашы, җылы сүзләре күңелне җылыта.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Исеме дә, күңеле дә гөлдәй матур аның...
Исеме дә, күңеле дә гөлдәй матур аның...
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас