-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 декабрь 2025, 10:53

Ни өчен кайбер пенсионерлар декабрьдә ике пенсия алачак?

Бу хакта Русия Социаль фондында аңлаттылар.

Ни өчен кайбер пенсионерлар декабрьдә ике пенсия алачак?
Ни өчен кайбер пенсионерлар декабрьдә ике пенсия алачак?
Айның беренче яртысында страховка пенсияләре алучы Русия пенсионерлары 2025 елның декабрендә уникаль вәзгыятькә юлыгачак: алар үз пенсияләрен бер айда ике тапкыр алачак. Бу яңалыкның ни өчен шулай килеп чыкканын һәм кемгә кагылганын аңлатабыз.

Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты укытучысы Игорь Балынинның шәрехләвенә караганда, икеләтә түләүләр һәр айның беренче көненнән унберенче көненә кадәр булган пенсионерлар өчен каралган. Шулай килеп чыкты ки, декабрь өчен беренче түләүне алар - үз вакытында, ә менә гыйнвар өчен икенче түләүне озын гыйнвар бәйрәмнәре аркасында вакытыннан алда алачак.

Шул рәвешле, күп кенә пенсионерлар Яңа ел башланганчы ук алдагы ике айда пенсияләренең тулы суммасын алачак. Бу пенсия фондын оештыру үзенчәлекләренә һәм өлкән яшьтәге гражданнарга түләүләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү зарурлыгына бәйле.

Әмма бер мөһим детальне билгеләп үтәргә кирәк: гыйнвар аена туры килә торган түләү пенсионерларга арттырылган күләмдә киләчәк, чөнки аның суммасы инде индексациянең 7,6 процентка артуын исәпкә алачак. Мондый арттыру өлкән буын гражданнарының сатып алу сәләтен саклап калуга юнәлтелгән еллык процедура булып тора.

Фото: "Зианчуринские зори"


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас