«Гадел Русия» партиясе депутатлары минималь иминият пенсиясен 50 мең сумга кадәр күтәрүне тәкъдим иткән. Бу тәкъдимнең авторлары - партия лидеры Сергей Миронов һәм Думаның Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр комитеты рәисе Яна Лантратова.
- Минималь иминият пенсиясен 50 мең сумнан да ким булмаган дәрәҗәдә билгеләүне кирәк дип саныйбыз, - диелгән аларның мөрәҗәгатендә.
Сергей Миронов билгеләвенчә, бүген картлык буенча минималь иминият пенсиясе якынча 13,3 мең сум тәшкил итә. Бу федераль яшәү минимумыннан (15,2 мең сум) да түбән. Аның фикеренчә, пенсияне 50 мең сумга кадәр арттыру өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын күтәрәчәк һәм аларга сәламәтлекләрен кайгырту, актив булу өчен мөмкинлек бирәчәк.
Яна Лантратова да, әлеге тәкъдимне хуплап, пенсия күләмен арттыру, минималь тормыш дәрәҗәсен генә тәэмин итеп калмыйча, өлкән буынны җәмгыять һәм икътисад тормышында тагын да активрак катнашырга этәрәчәк, дип белдерде.
Фото: Динар Кәлимуллин.