-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 декабрь 2025, 18:20

Яңа елда пенсия күләме дүрт тапкыр артачак

Бу яңалык турында Дәүләт думасы депутаты Алексей Говырин белдергән.

Яңа елда пенсия күләме дүрт тапкыр артачак
Яңа елда пенсия күләме дүрт тапкыр артачак

Дәүләт думасы депутаты Алексей Говырин РИА «Новости»га биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, киләсе 2026 елда гражданнарның аерым категорияләре өчен пенсияләрне дүрт тапкыр индекслау каралган. Арту күмер сәнәгате хезмәткәрләренә һәм гражданнар авиациясе экипажлары әгъзаларына кагылачак.

Пенсияләрне яңадан исәпләү ел дәвамында – февраль, май, август һәм ноябрьдә этаплап узачак. Бу әлеге һөнәр ияләренең хезмәт шартларына бәйле, мәсәлән, физик йөкләнешнең артуы, башкарылган эшләрнең югары дәрәҗәдә куркыныч булуы һәм авырлыгы.

Өстәмә түләү күләме ике төп факторга бәйле:
1)Хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы.
2) Пенсия белән тәэмин итүнең тиешле төрен рәсмиләштерү өчен кирәкле хезмәт стажының дәвамлылыгы.

Шул рәвешле, күмер шахталары хезмәткәрләре һәм пилотлар югары хезмәт куркынычларын һәм йөкләнешне компенсацияли торган өстәмә чаралар алачак. Бу чаралар куркыныч һәм катлаулы белгечлекләр хезмәткәрләренең матди хәлен яхшыртуга юнәлтелгән.

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас