-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
26 декабрь 2025, 08:00

“Шушы илдә яшәвем белән горурланам!”

Салават шәһәрендә гомер итүче Сафиуллиннар гаиләсендә иманлы, тәүфыйклы балалар үсә.

“Шушы илдә яшәвем белән горурланам!”
“Шушы илдә яшәвем белән горурланам!”
Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү ─ дәүләт гаилә сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Әлеге вакытта республикада 1,1 миллионга якын кеше, шул исәптән балалы 204 меңнән артык гаилә социаль ярдәм ала. Былтыр “Башкортстан Республикасы халкын социаль яклау” дәүләт программасы кысаларында гражданнарга пособиеләр, компенсацияләр һ. б. рәвешендә 31,1 миллиард сумнан артыграк күләмдә социаль ярдәм күрсәтелде. Шуның 10 миллиард сумга якыны балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелде.

Ел саен балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә республика бюджетыннан шактый акча бүленә.
 
Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең әһәмиятле чарасы булып Русия Президенты йөкләмәсе буенча 2023 елның 1 гыйнварыннан бала тууга һәм тәрбияләүгә бирелүче айлык пособие тора, аны Русия Пенсия һәм социаль страховка фонды түли. Былтыр бу максатларга 39701,4 миллион сум бүленгән, шуның 6,3 миллиард сумы – Башкортстан Республикасы бюджеты акчалары. Русия Пенсия һәм социаль страховка фондының Башкортстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, былтыр түләүләр 173193 гражданга 335 509 бала өчен билгеләнгән. Түләүләрнең гомум суммасы 39537 миллион сум тәшкил иткән.
 
“Башкортстан Республикасында балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме” төбәк проекты кысаларында федераль бюджеттан финанслашканда 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы булып туган өч яшькә кадәрге һәр балага айлык акчалата түләү дәвам итә. Үткән елда айлык түләүне 10020 гаилә алган.
 
Балалы гаиләләргә социаль ярдәмнең кайбер мөһим чаралары төбәк бюджеты акчалары исәбенә күрсәтелә. Әйтик, 2011 елдан башлап республикада Башкортстан территориясендә даими яшәүче, бала (балаларны) уллыкка алган гражданнарга акчалата пособие бирелә. Бу пособие уллыкка алынган (кызлыкка алынган) һәр балага ана капиталы күләмендә түләнә, ә инвалид бала уллыкка (кызлыкка) алынган очракта, пособие күләме 100 мең сумга арта. Узган елда 92 гаилә 107 балага исәпләнгән 59723,9 мең сумлык пособие алган.
 
Тагы да торак һәм коммуналь хезмәт­ләргә чыгымнарны ай саен компенсацияләү каралган. Авыл районнарында яшәүче дүрт һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен чыгымнарны тулы күләмдә (билгелән­гән куллану нормаларына кадәр) каплау каралган. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә­ләргә коммуналь хезмәтләргә чыгым­нарының 30 проценты күләмендә компен­сация­лиләр. Алучылар саны 131,5 меңнән артык кеше тәшкил иткән, бирелгән субсидияләрнең гомум суммасы 276222,1 мең сумга җиткән.
 
Республикада күпбалалы гаилә­ләр­гә аеруча зур игътибар ­күр­сә­телә. “Башкортстанда зур гаилә һәрвакыт төп байлык булып саналды. Без республикада 60 меңгә якын күпбалалы гаилә булу белән горурланабыз. Ныклы гаилә, бәхетле балачак ─ дәүләт тотрык­лылыгының, тула­ем ил үсешенең төп нигезләренең берсе. Сәла­мәт балалар үстерү һәм тәрбия­ләү өчен лаеклы шартлар булдыру ─ мөһим өстен­лек һәм бу юнәлештә эшчән­лекне алга таба да иң юга­ры дәрәҗәдә дәвам итәчәк­без”, –─ диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
 
Гаиләләргә дәүләт ярдәме төрле ведомстволар һәм оешмалар тарафыннан башкарыла. Аз керемле күпбалалы гаиләләр түбәндәге ярдәм төрләрен ала: бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә айлык түләүләр. Былтыр мондый ярдәмне 1004 балага 501 гаилә алган; 16 яшькә кадәрге балаларга ай саен түләнә торган пособиеләр. Узган ел дәвамында мондый түләүләр 45663 гаиләдә тәрбияләнүче 115405 балага бирелгән.
 
Аз керемле күпбалалы гаиләләрнең аерым төркемнәре дә өстәмә ярдәм алырга хокуклы. Шундыйларның берсе – Салават шәһәрендә яшәүче Светлана һәм Рөстәм Сафиуллиннар. Аларның иманлы, тату гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Әминә быел мәктәпне медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кергән. Сафиягә 13 яшь, ул яхшы билгеләргә генә укый, кечкенә Әхмәт тә беренче сыйныфта әти-әнисен яхшы билгеләр белән шатландыра, өч яшьтән футбол белән шөгыльләнә. Тагы да бу гаиләнең бер үзенчәлеге: алар барысы да мәчеткә йөри, намаз укый, дин кануннары буенча яши.
 
Рөстәм хәзрәт мәчеттә мулла вазыйфасын башкара, мәдрәсәдә укыта. Светлана, урыс кызы булса да, Ислам динен кабул иткән, иренең уң кулы. Гаилә дәүләттән балаларына ярдәм ала, үзләре дә тырыша. Шәхси предприятиеләре бар, Светлана базарда сату итә. Рөстәм буш вакытларында машиналар ремонтлый.
 
Күпбалалы гаиләләргә күрсәтелгән дәүләт ярдәмен зур бүләк буларак кабул итәбез. Моның өчен республика җитәкчелегенә, ил Президентына зур рәхмәт. Без аның белән һәм шушы илдә яшәвебез белән горурланабыз, –─ ди Светлана.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас