Республика, Дәүләт думасының профильле комитеты тарафыннан формалаштырылган Идел буе федераль округы субъектларының экологик рейтингында алдынгы урынны алып, экологик яктан иң җаваплы төбәкләрнең берсе статусын раслады.
– Быел без экологик хәлне яхшырту буенча системалы эшне дәвам иттек. Нәтиҗәлелек рейтингының барлык күрсәткечләре буенча, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә дә, республика югары тотрыклылык зонасында, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе турында җентекләп сөйләде.
Алга таба төбәкнең торак-коммуналь хуҗалыгын, транспорт һәм юл комплексын, шулай ук торак төзелешен үстерү нәтиҗәләре каралды.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Рөстәм Гәзизов үз докладында республиканың төзелеш комплексы югары төп ставканың көчле басымы астында булуын билгеләп үтте. Торакны файдалануга тапшыру күрсәткечләре беркадәр кимүгә карамастан, күпфатирлы торакны файдалануга тапшыру күләме буенча федераль үзәк алдындагы йөкләмәләр тулысынча үтәлде.
Яшәү өчен яраксыз фондтан халыкны күчерү буенча агымдагы елда кешеләр 16,8 мең квадрат торакка күчерелгән (Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Межгорье, Дүртөйле шәһәрләрендә барлыгы 70 йорт, 1,1 мең граждан). Быелгы максатлы күрсәткечләр 11,5 процентка арттырып үтәлгән.
Моннан тыш, октябрьдә 2024-30 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча адреслы программаның 2нче этабын гамәлгә ашыруга 618,6 миллион сум финанслау бүлеп бирелгән, шул исәптән 510,7 миллион сум – Территорияләрне үстерү фонды акчалары. Бу киләсе елда Сибай шәһәрендә, Бөре, Гафури, Тәтешле, Учалы, Илеш, Чишмә, Благовещен, Дүртөйле, Күгәрчен районнарында кешеләрне авария хәлендәге 8,3 мең квадрат метр торактан күчерергә мөмкинлек бирәчәк.
Быел ташламалы категориядәге гражданнарның торак шартларын яхшырту максатында 4 миллиард сумга 5 мең 600 гражданга ярдәм күрсәтелде.
Фото: bashinform.ru