2020 елдан Башкортстанда ярлылык дәрәҗәсен киметүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проект гамәлгә ашырыла. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада социаль контракт нигезендә максатлы социаль ярдәм күрсәтелә. Программада керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар катнаша ала.
Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру – ─социаль контракт төзү мөмкин булган юнәлешләрнең берсе. Контракт билгеләнгән тәртиптә аз тәэмин ителгән дип танылган, эшкуарлык эшчәнлеген алып барырга теләүче яисә инде шәхси эшкуар буларак теркәлгән, яисә үзмәшгуль гражданнар белән төзелә.
─ Социаль контракт нигезендә максатлы ярдәмгә ихтыяҗ зур. Ел саен республикада яшәүче 5 меңгә якын кеше үз гаиләсенең матди иминлеген яхшырту өчен айлык яки бер тапкыр бирелүче түләүләр рәвешендә ярдәм ала. 2025 ел башыннан 3,7 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Әлеге чара нәтиҗәсендә республикада эшкуарлар саны 981гә артты. Аларның 174е – күпбалалы ата-аналар, ─– диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Аскын районында яшәүче күпбалалы Суфияновлар гаиләсе дә бәхетен сынап карарга булган. Күпбалалы әти Данис Суфиянов салларда йөрү һәм су походларын оештыру туристлык юнәлешен сайлаган. “Гаилә” гомумдәүләт проекты кысаларында социаль контракт буенча старт гранты үз эшен ачу өчен җиһазлар сатып алырга ярдәм иткән.
Данис үз эшен үстерү һәм гаиләсе белән яшәү мөмкинлегенә шат булуын әйтә. Унике елдан артык ул төньякта хезмәт сала, әмма йөрәге һәрвакыт туган ягына, Солтанбәк авылына омтыла. Социаль контракт нигезендә максатлы социаль ярдәм формасында дәүләт ярдәме турында белгәч, ул бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге булуын аңлаган.
– Бездә табигать уникаль. Бу хозур урыннар турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен һәм аларны үзләре өчен ачсын иде. Мин күптән инде бу идея белән янам: Сарс елгасы буйлап салларда йөзүне һәм су походларын оештыру, әмма мондый турпроектка старт өчен акча җитми иде, ә хәзер дәүләт шундый мөмкинлек бирә, – дип уртаклашты күпбалалы әти.
Булачак эшкуарның туристлык маршрутлары инде эшләнгән. Бөре районы һәм шәһәре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре аңа бизнес-план төзергә булышкан, комиссия каршында яклауга әзерләгән. Дәүләттән 350 мең сум күләмендә старт капиталы үзен озак көттермәгән, бу монокатамараннар, палаткалар, спальниклар, мобиль мунча, жилетлар, рюкзаклар, төн кунарга келәмнәр һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга яхшы ярдәм булган.
Салларда йөзгәндә Данис Суфиянов туристларны Башкортстан гореф-гадәтләре һәм тарихы белән таныштыра, хикәяләрен шул урыннарга бәйле риваятьләр һәм легендалар белән бизи. Сәяхәтчеләр шифалы чишмәләр, мәгарәләр һәм гадәти булмаган кыялар янында тукталышлар ясый.
Гаилә башлыгы ассызыклавынча, аларның бизнесы җанны рухландыра, сафландыра, чөнки анда бөтен гаиләсе катнаша, хатыны Ләйсән һәм җиде баласы һәрвакыт янәшә. Кызлары ашарга пешерүдә булыша, уллары мунча ягалар. Кунаклар инде Суфияновлар гаиләсе ясаган өй йогурты – сөзмәне яратып өлгергән. Милли ашларның тәмен, шулай ук табигатебезнең уникаль матурлыгын бер сезон эчендә Русиянең төрле шәһәрләреннән генә түгел, Испания һәм Шотландия туристлары да бәяләргә өлгергән.
Быел, Суфияновлар кебек, социаль контрактлар ярдәмендә 174 күпбалалы гаилә үз бизнесын башлап җибәргән. Алар хезмәт күрсәтү өлкәсен үз иткән, белем бирү проектларына нигез салган, автосервислар, тегү остаханәләре, матурлык салоннары ачкан, тротуар плиткалары җитештерә башлаган. Ягъни социаль контрактның бу юнәлеше – республика халкы өчен иң кызыклыларның берсе. Аның ярдәмендә бизнес белән меңгә якын кеше шөгыльләнә башлаган.
Әйтик, мартта махсус хәрби операциядә катнашучы Вячеслав Абдуллин мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән һәм инде майда социаль контракт буенча үз эшен ачу өчен 350 мең сум алган.
Нуриман районында “Русия эше” кадрлар үзәге офисында элекке яугиргә эшкуарлык эшчәнлеген үстерергә теләүчеләр өчен финанс ярдәм чаралары, СВОда катнашучылар һәм аларның якыннары өчен каралган преференцияләр турында аңлатканнар. Бизнес-план төзергә, социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында катнашу өчен кирәкле документларны җыярга ярдәм иткәннәр.
– Узган көздә, яралану сәбәпле, махсус хәрби операциядән кайттым. Тыныч тормышта күптәнге хыялны тормышка ашырасы килде: умарта тоту, хуш исле бал җитештерү. Район хакимиятендә дә, мәшгульлек хезмәтендә дә теләктәшлек күрсәттеләр, хыялны тормышка ашырырга булыштылар. Һәм эшем уңды: быел ярты тоннага якын яңа бал алдым, – диде Вячеслав Абдуллин.
Акча сезон башына килгән. Яңа гына эшли башлаган умартачы 20 умарта, умарталык арбасы һәм башка кирәкле җиһазлар сатып алган.
– Быел республика халкы өч меңнән артык социаль контракт төзеде, иң популяр юнәлешләр – шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару һәм шәхси эшкуарлык эшчәнлеге. Социаль контрактны төзеп, яңа гына эшли башлаган эшкуарлар тегү ательелары, матурлык салоннары ача, бухгалтерлык, мәгариф һәм юридик хезмәтләр күрсәтә. Авылда социаль контракт ярдәмендә терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә үз эшләрен ешрак үстерәләр, –─ диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Социаль контрактны объектив сәбәпләр аркасында җан башына уртача кереме төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр яки ялгыз яшәүче кешеләр төзи ала. Программа буенча алынган акча килешүдә билгеләнгән максатка гына тотыла. Социаль контрактның төп максаты – ─аз керемлеләргә даими һәм тотрыклы керем чыганагын табарга ярдәм итү.
Әлеге программа халык арасында популярлашты. Ул киләсе елда да гамәлдә булачак. Максатлы социаль контракт нигезендә социаль ярдәм программасында катнашу өчен мәшгульлек хезмәтенә, “Гаилә” үзәкләренә, шулай ук Күпфункцияле үзәк бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль контракт (АСПК) нигезендә максатлы социаль ярдәм алу өчен бизнес-план эшләргә кирәк. Бизнес-планның максаты ─– бизнес-идеяләрне гамәлгә ашыра алачагыгызны дәлилләү. Аны раслаганда базарның көндәшлек үзенчәлекләре исәпкә алына. Социаль контракт төзергә теләүчеләр исемлеге эш башлаучы эшкуарларга практик ярдәм күрсәтү өчен “Минем бизнес” үзәгенә тапшырыла. Шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга социаль ярдәм суммасы 350 мең сумга кадәр тәшкил итә. Киләсе елда да социаль контракт турында онытмагыз, дуслар!