Ведомство киләчәктә дә күпбалалы гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская сөйләде.
- Безнең һичшиксез өстенлегебез - социаль җаваплылык һәм мохтаҗларга ярдәм итү. Министрлык республикада тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән эзлекле эшне дәвам итәчәк, - дип ассызыклады Наталья Полянская.
Төбәктәге күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге бирү яисә торак шартларын яхшырту өчен бер мәртәбә бирелә торган акчалата түләү ведомствоның төп юнәлешләренең берсе булып тора. Икенче чарадан гаилә җир кишәрлеге алмаса файдаланырга мөмкин. Түләү күләме 250 мең сум тәшкил итә. Мондый ярдәмне алу өчен күпбалалы гаиләгә җир кишәрлеген бер тапкыр һәм түләүсез алучылар исәбендә торырга кирәк.
Фото: Бакшкортстан Хөкүмәте