-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 гыйнвар , 13:20

Һәр сабый гаилә җылысы тойсын!

Башкортстанда тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбе ярдәмендә 389 бала гаиләле булган.

Һәр сабый гаилә җылысы тойсын!
Һәр сабый гаилә җылысы тойсын!
Узган елда Башкортстанда тәрбиягә алган ата-аналар мәктәпләрендә 955 кеше мәҗбүри әзерлек узган. Бу әзерлек ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы тәрбиягә алырга ниятләгән гражданнар өчен кирәкле этап булып тора.

Ел нәтиҗәләре буенча шундый мәктәпне тәмамлаган 325 кеше (якынча 34 процент) тәрбиягә бала алган ата-ана, опекун яисә уллыкка алучы булган. Аларның карары белән 389 бала гаиләле булган.

– Тәрбиягә алган ата-аналарның шактый өлеше — баланың якын туганнары. Бу - картәниләре, картәтиләре, апалары, абыйлары, андыйлар балаларны гаиләгә кабул итүчеләрнең 90 проценты диярлек. Йөрәкләрендә балага йорт җылысы бүләк итәргә теләк тойган кешеләр ата-аналар мәктәбенә килә. Ләкин тәвәккәллек белән бергә сораулар да, шик тә була: мин булдыра алырмынмы? Безнең бурыч — бу сорауларны ышанычка әйләндерү, курсларны тәмамлау турында белешмә генә түгел, ә чын таяныч бирү: гамәли белем, балалар психологиясен аңлау һәм ярдәм итү, – ди Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ирина Небогатова.

Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәпләре төп бурычны үти: алар булачак ата-аналарга аңлы рәвештә карар кабул итәргә, үз көчләрен һәм ресурсларын бәяләргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы тәрбияләү өчен кирәкле хокукый һәм психологик-педагогик белемнәр алырга ярдәм итә.

Министр урынбасары сүзләренчә, үзенә гаилә тапкан 389 бала — 389 шәхси тарих. Мондый һәр очрак — кешенең эчке халәтенең зур нәтиҗәсе, һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе бу юлның бер өлеше булып тора.

 
Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас