Беренче бала тугач, агымдагы елның 1 февраленнән гаиләләр 737,2 мең сум алачак. Икенче балага ана капиталы күләме, әгәр гаилә аны беренче балага алмаган булса, 974,1 мең сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче бала өчен пособие түләнсә, икенчесенә өстәмә түләү 236,9 мең сум булачак.
Индексация акчаны беренче тапкыр алучыларга да, файдаланылмаган акчалары булган кешеләргә дә кагыла. Ана капиталы программасы ким дигәндә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. Хәзерге вакытта түләү беренче, икенче, шулай ук өченче бала туган өчен каралган.
Фото: Динар Кәлимуллин.