-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар , 14:56

19 мең сумлык түләүне ничек алырга?

Ул бер категория кешеләренә генә биреләчәк.

19 мең сумлык түләүне ничек алырга?
19 мең сумлык түләүне ничек алырга?

Башкортстанда Русия һәм СССРның мактаулы донорларына түләүләрне арттырдылар. Түләүнең күләмен 4 процентка индексацияләгәннәр - хәзер ул 19 497 сум 68 тиен тәшкил итә.

Акча, элекке кебек үк, елына бер тапкыр түләнә. Аларны 1 апрельдән дә соңга калмыйча күчерергә тиешләр.

Элегрәк бу түләүне алганнар өчен яхшы хәбәр: беркая да барырга һәм бернәрсә дә рәсмиләштерергә кирәкми. Социаль фонд сумманы яңадан санаячак һәм акчаны автомат рәвештә өстәячәк.

Ә менә "Мактаулы донор" исемен 2025, 2026 елларда гына алган һәм әле түләүне рәсмиләштермәгән кешеләргә гариза бирергә кирәк булачак. Аны күпфункцияле үзәктә, яки "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша бирергә мөмкин.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас