Бу яшәү минимумы арту белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлегендә.
Хәзер 17 яшькә кадәрге балаларга пособие балалар өчен яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты күләмендә билгеләнә. Акчалата чагылышта бу, гаиләнең кеременә карап, - 8 175 сум, — 12 262,5 сум, — 16 350 сум.
1 гыйнвардан йөкле хатын-кызлар да югары түләүләр алачак. Пособие күләме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә: бу — 9 186,5 сум, — 13 779,75 сум, — 18 373 сум.
Моннан тыш, 1 марттан пособиеләр билгеләгәндә алиментны исәпкә алу тәртибе үзгәрәчәк. Әгәр алимент суд аша рәсмиләштерелмәгән булса, аларны төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләячәкләр: 25% — бер балага, өчтән бере — ике балага һәм яртысы — өч һәм аннан да күбрәккә.
Әгәр дә алимент суд тарафыннан билгеләнгән икән, гаилә кеременә реаль түләнгән суммалар гына исәпкә алыначак.