-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 гыйнвар , 10:15

Гаилә һәм демография - беренче урында

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика җитәкчелеге эшчәнлегендә гаилә һәм демография темасы аерым урын алып тора.

Гаилә һәм демография - беренче урында
Гаилә һәм демография - беренче урында

2025 елда бездә күпбалалылыкка тренд сакланып кына калмады, ныгыды да. Бүгенге көндә Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 73 мең гаилә исәпләнә, биш елда аларның саны 13,9 меңгә арткан.

Бүген дәүләт балалы 190 меңнән артык гаиләгә финанс яктан ярдәм итә. Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклавынча, төп бурыч – җаваплы ата-аналарга ярдәм итү.

Шушы уңайдан республика яңалыклары: күпбалалы гаиләләрдән булган укучылар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү, колледжда уку бәясен өлешчә компенсацияләү – болар барысы да Гаилә елында (2024) башланып китте һәм быел да дәвам итә.
Без чаралар алуны гадиләштерү юлында: "санлаштыру" ышанычлы рәвештә барлык өлкәләргә дә үтеп керә.

Былтыр 21 декабрьдә беренче тапкыр Башкортстан Республикасында Күпбалалы гаилә көнен билгеләп үттек. Бездә 10 кеше «Герой-Ана» исеменә лаек. 9,5 мең ана «Ана даны» медале белән бүләкләнгән.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас