-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 гыйнвар , 12:45

"Больничный"лар артты

Башкортстанда "больничный"лар һәм декрет буенча түләүләр артты.

"Больничный"лар артты
"Больничный"лар артты
Ел башыннан Башкортстанда яшәүчеләр эшкә вакытлыча яраксызлык, шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча арттырылган пособиеләр ала башлады.

"Больничный"ның максималь күләме хәзер көненә 6 827 сумнан артып китә. Минималь түләү республикада МРОТ арту белән артты, хәзер ул 31 156,95 сум тәшкил итә.

"Больничный" кәгазе буенча пособие күләме страховка стажына бәйле:
- 8 елдан артык стаж булганда уртача хезмәт хакының 100 % түләнә;
- 5-8 елга кадәр - 80 %;
- 5 елдан кимрәк — 60 %.

Шулай ук, йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләмен арттырдылар. 140 көнлек стандарт хастаханә срогы өчен ул 955 836 сум тәшкил итә. Минималь түләү — район коэффициентын исәпкә алып, 143 407,60 сум. Декрет түләүләрен исәпләгәндә стаж исәпкә алынмый, түләү һәрвакыт уртача хезмәт хакының 100 %на тигез.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас