-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
4 февраль , 19:23

32 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?

Чираттагы социаль түләүнең күләме артты.

32 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?
32 мең сумлык түләү кемнәргә биреләчәк?
1 февральдән Башкортстанда гаиләгә тәрбиягә бала алганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең арттырылган күләме гамәлдә. Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге әлеге түләүне 5,6 процентка арттырып индексацияләде.

Хәзер пособие суммасы, район коэффициентын исәпкә алып, 32 718,02 сум тәшкил итә. Аерым ярдәмгә мохтаҗ балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр өчен өстәмә шартлар каралган. Әгәр гаиләгә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы яисә бертуган һәм апалы-сеңелле ике, яки аннан да күбрәк баланы алсалар, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме сизелерлек арта.

Бу пособиене уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр һәм тәрбиягә алган ата-аналар алырга хокуклы. Аны алу өчен төп шартлар булып Русия Федерациясе гражданлыгы булу һәм ил территориясендә даими яшәү тора.

Фото: "Электрогазета" сайтыннан.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас