Уфада 60 яшьтән өлкән пенсионерлар өчен социаль программа гамәлдә. Аның нигезендә алар 10 000 сумлык сертификат алырга мөмкин. Акча ГТО нормативларын уңышлы тапшырган өчен бирелә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлегенә тотылырга тиеш.
Программа актив үсә: Уфа шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек идарәсе начальнигы Илнара Сатаева мәгълүматлары буенча, бирелгән сертификатлар саны елдан-ел арта.
2023 елда — 33 сертификат.
2024 елда — 54 сертификат.
2025 елда — инде 74 сертификат.
Кемнәр сертификат алала?
10 000 сумлык акчалата сертификатка 60 яшьтән өлкән гражданнар дәгъва итә ала. Моның өчен алар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәп, алтын, көмеш яки бронза билгесе алырга тиеш.
10 000 сумны нәрсәгә тотарга мөмкин?
Сертификат акчалары спорт секцияләрендә, фитнес-клубларда, бассейннарда һәм башка физкультура-сәламәтләндерү учреждениеләрендә шөгыльләнү өчен кулланыла ала.
ГТО өчен бүләкләү программасы — өлкән буынны актив тормышка җәлеп итү буенча киң колачлы эшнең бер өлеше. 2025 елда Уфада спорт, иҗат, туризм, волонтерлык кебек төрле чараларда 125 меңнән артык пенсионер катнашкан. Бу узган ел белән чагыштырганда 55 процентка күбрәк.
Сертификатны ничек алырга?
1. ГТОның рәсми порталында (gto.ru) теркәлегез һәм УИН (уникаль идентификация номеры) алыгыз.
2. Үзегезнең яшь категориясе буенча нормативлар тапшыруга гариза бирегез.
3. Билгеләнгән тест үзәкләренең берсендә нормативларны уңышлы үтәгез.
4. Сертификат рәсмиләштерү тәртибен ачыклау өчен Уфа шәһәре хакимиятенең опека һәм попечительлек идарәсенә яисә үзегезнең район социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итегез.