-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
11 февраль , 15:10

750 мең сумлык түләү гамәлдә

Бу акчаны яшьләребез алырга хокуклы.

750 мең сумлык түләү гамәлдә
750 мең сумлык түләү гамәлдә

Башкортстанда яшь белгечләр 750 мең сум алырга мөмкин. Дәүләт ярдәме алу конкурсында катнашу өчен документлар кабул итү башланды.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, авыл хуҗалыгы оешмаларының яшь белгечләренә акчалата ярдәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «АПКда кадрлар» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен эшләнгән республика программасы кысаларында күрсәтеләчәк.

2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95 процентка кадәр кадрлар белән тәэмин итү бурычы тора. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы компетентлы белгечләр, тармак җитәкчеләре һәм булачак фермер-эшкуарлар әзерләү системасын төзи.

Республиканың авыл җирендә урнашкан агросәнәгать комплексы оешмалары хезмәткәрләре 750 мең сум түләү алырга мөмкин. Сайлап алуда катнашу өчен гариза һәм кирәкле документлар 17 февральдән 2 мартка кадәр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының фәнни-мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек бүлегендә кабул ителә (Уфа шәһәре, Пушкин ур., 106нчы йорт, 306нчы бүлмә). Барлык кирәкле мәгълүматны һәм документлар үрнәкләрен биредә алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (347) 218-05-40, 8 (347) 218-05-44.

Фото: "Электрогазета" сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас