Русиялеләрне пенсиягә чыкканчы ук үзләренең пенсия тупланмаларын күзәтергә чакырдылар. Социаль фонд матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыт-вакыт «Дәүләт хезмәтләре» порталында «Пенсия һәм пособиеләр» бүлегендә өземтә соратып алырга тәкъдим ителә. Моны контрольдә тоту өчен эшләргә кирәк. Онлайн-өземтә шәхси кабинетка киләчәк. Җитмәгән мәгълүмат өчен эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль фондта шулай ук ведомствоның 45 яшьтән соң ир-атларга һәм 40 яшьтән соң хатын-кызларга пенсияләренең нинди күләмдә туплануы турында актив хәбәр итүен искә төшерделәр. Аннары белдерүләр өч елга бер тапкыр килә.
2026 елда пенсиягә миллион ярым кеше чыга – бу 1967 елгы хатын-кызлар һәм 1962 елгы ир-атлар. Картлык буенча пенсия билгеләнсен өчен кимендә 15 ел хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Фото: Башинформ