Бу хакта Кремль сайтында бастырылган йөкләмәләр исемлегендә әйтелә.
Дәүләт башлыгы мәсьәләне хәл итү өчен җаваплы итеп Русия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге башлыгы Александр Шохинны билгеләде. Ул тиешле докладны 2026 елның 1 августына кадәр әзерләргә тиеш.
Путин, аерым алганда, эшкә кабул иткәндә таләпләр исемлеген анализларга кушты. Дәүләт башлыгы фикеренчә, проблеманы хәл итү аларны яңадан карау булырга мөмкин.
Шохин бу проблеманы узган ел ахырында бетерергә чакырды. Эшкә кабул иткәндә яшь белгечләргә таләпләрне яңадан карау Русия хезмәт базарындагы киеренке вәзгыятьне суытырга ярдәм итәр иде, дип билгеләп үтте ул.