-17 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 февраль , 17:32

19 мең сумлык түләүне кемнәр алырга хокуклы?

Социаль фондның матбугат хезмәте бу сорауга аңлатма бирде.

19 мең сумлык түләүне кемнәр алырга хокуклы?
19 мең сумлык түләүне кемнәр алырга хокуклы?
Ватанны саклаучыларның гаиләләренә ярдәм итү дәүләтнең социаль сәясәтенең төп юнәлеше булып кала. Индекслауга бәйле рәвештә агымдагы елның 1 февраленнән чакырылыш буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен, шулай ук хәрби югары уку йортларының беренче курс студентлары өчен айлык пособие күләме артты. Бу хакта Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.

Хәзер түләү күләме 19 308 сум тәшкил итә. Бу хәрби хезмәткәрнең баласын турыдан-туры караган аналарга, опекуннарга һәм башка туганнарга кагыла.

Түләүне кем ала хокуклы һәм аны ничек рәсмиләштерергә?

Пособие балага өч яшь тулганчы билгеләнә. Түләү баланың яшәү урыны буенча Башкортстанда башкарыла.

Соңгы еллардагы төп үзгәреш - документлар тапшыру процедурасын гадиләштерү. Вакытлы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособиене хәзер ике ысул белән рәсмиләштерергә мөмкин:

1. Дистанцион рәвештә: "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша электрон гариза биреп.

2. Шәхсән: Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.

Фото: Зианчуровские зори

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас