-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
3 март , 10:11

Апрельдә янә пенсияләр индексацияләнәчәк

Түләүләр кемгә һәм күпмегә артачак?

Апрельдә янә пенсияләр индексацияләнәчәк
Апрельдә янә пенсияләр индексацияләнәчәк
Дәүләт думасы депутаты Наталия Полуянова мәгълүматы буенча, артканнан соң Русиядә социаль пенсиянең уртача күләме 16 590 сумга җитәчәк. Парламентарий ачыклык керткәнчә, индексация проценты инфляциянең агымдагы дәрәҗәсен арттыру һәм гражданнарның аеруча мохтаҗ категорияләренә ярдәмне көчәйтү өчен исәпләнгән.

Депутат искә төшергәнчә, Русия законнары буенча социаль пенсия алу хокукына төрле сәбәпләр аркасында страховка пенсиясе өчен җитәрлек хезмәт стажы туплый алмаган гражданнар ия. Индексация алучыларның түбәндәге категорияләренә кагылачак:

Исбатланган страховка стажы булмаган картлык буенча пенсионерлар;

Инвалид гражданнар, инвалид балаларны һәм балачактан инвалидларны да кертеп;

* Туендыручысын югалткан балалар, шулай ук ата-аналары билгесез булган балалар;

Ятим балалар.

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, түләүләрне арттыру 4,3 миллион кешегә кагылачак. Аларның 3,6 миллионга якыны - социаль пенсия алучылар һәм 700 меңгә якыны - дәүләт пенсия тәэминаты алучылар (Бөек Ватан сугышында катнашучылар, блокадачылар, радиация һәлакәтләреннән зыян күрүчеләр һ.б.).

Фото: Зианчуровские Зори

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас