-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
8 март , 09:10

Диспансерлаштыру өчен аерым көннәр биреләчәк

Башкортстанда күпбалалы ата-аналарга диспансерлаштыру өчен аерым көннәр бирергә телиләр.

Диспансерлаштыру өчен аерым көннәр биреләчәк
Диспансерлаштыру өчен аерым көннәр биреләчәк

Хезмәт министрлыгында балалы гаиләләр өчен медицина хезмәтен ничек уңайлырак итү турында фикер алыштылар. Министр урынбасары Татьяна Сәүбәнова күп балалылар өчен махсус медосмотрлар үткәрергә тәкъдим итте — мәсәлән, шимбә көннәрендә.

Бу вакытта балалар нәнәләре белән кала ала, ә ата-аналар тыныч кына табиблар һәм тикшеренүләр уза ала. Өлкәннәр дә, балалар бүлекләре дә булган дәваханәләрдә бөтен гаилә белән берьюлы тикшерелергә мөмкин булачак.

Тагын бер яңалык – 2030 елга кадәр Башкортстанның барлык хатын-кызлар консультацияләрендә балалар бүлмәләре барлыкка киләчәк. Хәзер алар 40 учреждениедә генә бар.

Фото: bashinform.ru

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас