-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
9 март , 14:11

Тиздән хәллеләр артачак

Башкортстанда ел ахырына уртача хезмәт хакын 82 мең сумга кадәр күтәрү максаты куелды.

Тиздән хәллеләр артачак
Тиздән хәллеләр артачак

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова ведомство коллегиясендә республика халкының керемнәрен арттыру буенча планнар турында сөйләде. 2026 ел ахырына уртача айлык хезмәт хакы ким дигәндә 11,4 процентка артырга тиеш — бу 82 мең сум тирәсе.

Узган ел ул инде 10 процентка арткан һәм 74,4 мең сум тәшкил иткән. Инфляцияне исәпкә алып, реаль хезмәт хакы - 101,3 процент.

Әмма рейтингларда Башкортстан бераз артка чигенде. Төбәкләр арасында Идел буе федераль округы җиденче урынга төште (2022 елда өченче иде). Гомумроссия исемлегендә - 48 нче урын (ике ел элек 39нчы иде).

Вәзгыятьне төзәтү өчен Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы июльгә кадәр хезмәт хакларын арттыру буенча конкрет план әзерләргә тиеш.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас